Бүген Казанның Юдино бистәсендә республика «тимер юл башкаласы»на нигез салуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уза.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров катнашында Юдино торак массивында түбәле яңа боз шугалагы нигезенә беренче таш салынды. Чарада яшь хоккейчылар да катнашты.
«Вәгъдә иткәнчә, без бүген боз сарае сала башлыйбыз. Проект эшләнгән, документация бар, барлык чарарлар кабул ителгән. Ышанам, киләсе елга бергәләшеп яңа шугалакта уйнарбыз», - диде Татарстан Президенты.
Олег Белозеров билгеләп үткәнчә, спорт һәм тимер юл тармагын команда рухы берләштерә. «Ышанам, бу боз сараенда шөгыльләнүче күп кенә яшь спортчылар үз һөнәрләрен тимер юлда сайларлар. Мин республика җитәкчелегенә тимер юлчылар бистәсендә яшәүче кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә игътибарлары өчен рәхмәтемне җиткерәм», - диде «РЖД» башлыгы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Белозеров яңа объект төзелешенә старт бирделәр.
Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Президенты һәм «РЖД» башлыгы «Локомотив» стадионында булдылар һәм спорт объектын реконструкцияләү проекты белән таныштылар. Спорткомплексын карап чыкканда Олег Белозеров объектны ремонтлау эшләрен «РЖД» компаниясе ягыннан да финанслашу мөмкинлеге турында әйтте.