Быел Татарстанда 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Агымдагы елга дәүләт программаларын финанслауның планлаштырылган күләме 254,6 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бу программаларга чыгымнар республика бюджетының гомуми күләменнән 96,1 процент тәшкил итә. "2018 елга дәүләт программалары өчен 254 млрд 600 млн сум акча планлаштырылган. Шул исәптән, федераль бюджеттан 29,3 млрд сум, республика казнасыннан 160,9 млрд сум, 3,3 млрд сумы җирле бюджеттан. Бюджеттан тыш чыганаклар 61 млрд сумнан гыйбарәт.
Алексей Песошин сүзләренчә, 2018 елның 1 июленә дәүләт программаларын финанслау күләме 213 млрд 300 млн сум тәшкил иткән. “Дәүләт программалары кысаларында, социаль инфраструктура объектларын төзү, ремонтлау, төзекләндерү буенча 38 республика программасы гамәлгә ашырыла, моңа 42 млрд сум акча каралган”, - дип билгеләде Татарстан Премьер-министры.