Яңалыклар

03.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Апостол нунций архиепископ Челестино Мильоре белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

03.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты. 

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда эш сәфәрендә. III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Сооронбай Жәенбәков һәм Кыргызстан Премьер-министры Мөхәммәт Абылгазиев белән очрашты 

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысларында II Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан һәм башкалар катнашты. 

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына килде. «Иссык-Күл» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Кыргызстан вице-премьеры-министры Жәниш Разаков каршы алды. 

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашачак. 

02.09.2018

Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана зур Татарстан нефтен торгызу тарихына багышланган театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. 

Чара Әлмәт үзәгендә Ленин мәйданында уза.

Тантаналы чаралар шулай ук Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына да багышлана.  

Бу чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, Россия Президенты ярдәмчесе Кирилл Молодцов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тармак ветераннары, республиканың нефть төбәге кешеләре катнашты.  

02.09.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң «Әлмәт балалар табу үзәге булган балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАСУның хатын-кызлар консультациясен карады.

Хатын-кызлар консультациясенең капремонттан соң ачылуы белән Әлмәт хатын-кызларын һәм дәвалау учреждениесе коллективын нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башка шәрәфле кунаклар котлады.

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе губернаторы Александр Никитин белән очрашты. 

Очрашу Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркында узды. 

Александр Никитин Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында  катнаша. 

Очрашуда яклар алга таба төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр һәм берничә килешү имзаладылар. 

02.09.2018

Бүген Әлмәткә троллейбус «Мегаполис» Тролза 5265.03 яңа моделе шәһәр юлларына чыкты. Аны энергияне туплаучы җиһаз белән тәэмин иткәннрә һәм Әлмәттә ул опытлы эксплуатация өчен килде.

Бүген троллейбуста "Сәламәтлек" паркыннан "Татнефть" компаниясенең баш офисына кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар барды. 

 

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә. 

Төп максаты - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашу. 

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты берничә объектны карарга планлаштыра, шул исәптән яңа паркны, "Татнефть" ГАҖ парк зонасын, перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе, Бөтенроссия яшьләр инновацион сәнгате үзәкләре конференциясендә һәм Агроробофестивальдә катнашачак. 

Битләр: << 971 972 973 974 975 ( 976 ) 977 978 979 980 >>