Республика көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аеруча тырыш татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантана Казан Кремлендә узды.

«Иртәгә төп бәйрәмебезне – Республика көнен уздырабыз, бу бәйрәм алдыннан иң абруйлы, ихтирамга лаек кешеләребезне, төрле тармак – сәнәгать, мәдәният, социаль өлкә хезмәткәрләрен, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакырып, дәүләт бүләкләре тапшыру күркәм гадәткә әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов, тантананы ачып.

Ул ассызыклаганча: республика уңышларына, индустриаль базага, агросәнәгать комплексына, корылган социаль объектларга элек хезмәт куйган җитәкчеләр тарафыннан нигез салынган, боларның барысын да алдагы буыннар төзегән.  

«Бүген көчле икътисад һәм федераль үзәкнең ярдәме нәтиҗәсендә республикабыз үсешенә йогынты ясарлык проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлегебез бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, бүген республикада 35 республика программасы гамәлгә ашырыла, киләсе елга 38 программа планлаштырылган, һәм, әлбәттә болар бар да гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлгән.  

«Республиканың зур һәм көчле икътисады бар, һәм бу икътисад монда яшәүче, эшләүче һәм укучы гражданнар мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш, - диде Татарстан Президенты. – Шуңа күрә мин республикабыз, тулаем ил үсешенә керткән өлешегез өчен һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Хезмәтегез өчен рәхмәт. Дәүләт бүләкләрен тапшыру – очрашу һәм сезгә рәхмәтләремне җиткерү өчен яхшы сәбәп».

Татарстан Президенты барысын да киләчәк бәйрәм – Республика Көне белән котлады.  

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга Почет ордены, «Ватан алдында казанышлары өчен» I дәрәҗә ордены медале, «Ватан алдында казанышлары өчен» II  дәрәҗә ордены медале, «Россия Федерациясе Атказанган артисты», «Россия Федерациясе Атказанган икътисадчысы» мактаулы исемнәрен, РФ Президенты Мактау грамотасын, РФ Президенты Рәхмәтен, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын, «Фидакарь хезмәт өчен» медален, Татарстан Республикасының башка бүләкләрен һәм мактаулы исемнәрен барлыгы 56 кешегә тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.