Бүген Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт яңа пар-генератор җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Энергетика министры Александр Новак, «Татэнерго» АҖ, «Уралэнергострой» УК вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Яңа ПГУга Казан ТЭЦ-1ның беренче директоры Али Ганиев исеме бирелде.
ПГУ-230 МВт энергоблогын төзү проекты – «Татэнерго» АҖнең «Республика байлыгы» инвестицион программасының бер өлеше булып тора.
2015 елның 22 сентябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев генерирацияләүче объектлар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында күрсәтмә имзалады. Казан ТЭЦ-1 тә шул исемлеккә керде. Искәртәбез, Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт энергоблогы 2016 елның маеннан алып 2018 елның августына кадәр төзелде.
Проектның гомуми хакы 15,6 млрд. сум, шулардан 11,1 млрд. сумы - Газпромбанк кредит чаралары. Генераль подрядчысы – «Уралэнергострой» идарәче компаниясе (Екатеринбург).
«Күптән түгел монда буп-буш җирләр иде, һәм без объект нигезенә таш салган идек, – диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия Энергетика министрлыгына бу станцияне яңартуда күрсәткән ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук проектлаучыларга, төзүчеләргә, энергетикларга проектны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген республика җитештерүләрне үстерә, куәтләрне арттыра, һәм бары тик мондый энергетика объектларын яңарту гына безгә конкуренциягә чыдам булырга ярдәм итә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без кыска вакыт эчендә шундый проектны гамәлгә ашыра алубызны күрсәттек. Киләчәк проект – Зәй».