Бүген гадәттәгечә Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Республикасы Президенты кубогына чабышларны карады.
Башта Татарстан Президенты ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар белән Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
Барлыгы бүген ипподромда чабыш узды, шул исәптән "Татспиртпром" АҖ кубогына, Казан мэры призына, "Татарстан алтын таҗы" призына, "Татнефть" ГАҖ кубогына, Ат үрчетүчелек һәм ат спорты федерациясе призына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына һәм башкаларга.
Татарстан Республикасы Президенты призына чабышларында 12 җайдак катнашты.