Бүген КФУның Икътисад һәм финанслар институтында Times Higher Education алдынгы фәнни тикшеренүләр саммиты ачылды. Ул ярты гасырдан артык бөтен дөньяда югары белемне үстерү мәсьәләләрен өйрәнүдә специальләшкән.
Саммит ачылышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Бөтен дөньядагы фәнни бергәлеккә республиканы тәкъдим итү безнең өчен зур горурлык, дип билгеләде ТР Премьер-министры.
“Шундый мөһим чараны үзебезнең университета уздыру аеруча сөендерә. КФУ бүгенге көндә иң көчле үсеш алган Россия югары уку йортларының берсе”, - диде ул.
Алексей Песошин шулай ук саммитта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү телеграммасын укыды.
Саммит эшендә дөньяның 20 иленнән 250 эксперт, шулай ук бөтендөнья дәрәҗәсендәге 30 дан артык спикер катнаша.
Саммитны оештыручылар – Казан (Идел буе) федераль университеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.