Рөстәм Миңнеханов «Мәдәниятләр бизәге» этноконфессиональ фестивалендә булды

30.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәдәниятләр бизәге» IV республика этноконфессиональ фестивалендә булды. Фестиваль «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда уздырылды. Бүген Россия халыкларының милли әдәбияты фестиваленең финал этабы иде.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында барлык кунакларны да Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре Көне белән котлады. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, диде ул. 

«Бүген безнең төбәктә 130дан артык милләт вәкиле тату һәм дус яши. Бу сүзләрне «Мәдәниятләр бизәге» фестивале дә раслый», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, һәр халыкның милли үзенчәлеген: динен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу бик мөһим. «Без төрлеләр. Шуның белән безнең ил көчле дә», - дип белдерде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов республиканың дини оешмалары һәм милли иҗтимагый берләшмәләре корган төрле чатырларда булды. 

Фестиваль мәйданчыгында «Осталар шәһәре» экспозициясе оештырылган иде, анда милли киемнәр, халык һөнәрләре әйберләре, сувенир продукция һәм милли ашлар куелган. «Мәдәниятнең бер өлеше буларак дин» күргәзмәсе фотографияләрдән, рус рәсем сәнәгате реставраторлары эшләнмәләреннән гыйбарәт, анда православие, ислам диннәре мәдәнияте китаплары да бар.

Тагын кунаклар матур язу, сәнгати тимер чүкү, алтын җепләр белән чигү, чүлмәк ясау һөнәрләре буенча мастер-классларда да була алалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.