Валентина Матвиенко Татарстан Президентын Республика көне белән котлады

30.08.2018

РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә котлау телеграммасын юллады.

"Ихласатн сезне һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Татарстан - Россиянең стратегик яктан әһәмиятле төбәге, ул Урта Идел буенда Россия дәүләтчелеге позицияәре ныгуга зур өлеш керткән. Бу бай тарихлы һәм уникаль мәдәниятлы искиткеч һәм үзенчәлекле як, биредә тынычлыкта һәм ризалыкта төрле милләт һәм конфессияләр вәкилләре яши. Татарстанда яшәүчеләргә республика төзелү һәм үсеше чорында күп авырлыклар кичерергә туры килде, әмма алар тырышлыгы, гасырлардан килгән традицияләргә, туган җиргә мәхәббәт бүген дә икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүгә, гаять көчле сәнәгать потенциалын нәтиҗәле куллануда ярдәм итә", - диелгән телеграммада. 

Валентина Матвиенко билгеләгәнчә, Татарстан башкаласы Казан Бөтендөнья мирасы шәһәрләре берлегенең лаеклы әгъзасы, ул татар мәдәнияты бишеге, биредә тирән көнчыгыш тормыш тәҗрибәсе һәм заманча көнбатыш традицияләре гармонияле рәвештә берләшә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.