Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автошоуда булды

30.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында булды.

Чара гадәттәгечә Казан шәһәренең Меңьеллык мәйданында узды һәм Республика Көненә багышланган күңел ачу чараларының берсе иде. Тамаша Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән бишенче мәртәбә уза. 
Тамашаның аерылмас өлеше - профессиональ узышчыларның трюклары, моторларның ажгырып улавы һәм кызган резина исе.

Чара хедлайнеры – «КАМАЗ-мастер» командасы, алар Республика Көненә һәм үзләренең 30 еллыкларына багышлап искиткеч спорт тамашасы куйдылар.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «КАМАЗ» спорт йөк автомобильләренең уникаль күргәзмәсе белән танышты.  

Бәйрәмнең иң күркәм өлеше зур тизлектә йөрү, күп тонналы «КАМАЗ» машиналарының дрифт-тамашасы һәм Эдуард Николаев һәм Айрат Мәрдиев башкаруында трамплин аша сикерү булды.
Икенче ел рәттән Moscow Classic Grand Prix халыкара узышлар сериясе тректа совет чоры атмосферасын тудыра: MCGP «Волга» һәм «Москвич»ларда совет чорындагы спорт узышу осталыгын күрсәтте.

Bke Stunt Show  Kazan City Racing тамашасында уникаль һәм Татарстанда бердәнбер «Мото-Квадро стант шоу» башкарды, мотоциклларда һәм квадроциклларда, төтен һәм пиротехника кулланып, каскадер һәм акробатика трюклары тәкъдим итте.

Kazan City Racing гаилә чарасы форматын саклап килә.  

Төгәлрәк - http://www.kazanracing.ru/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.