Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу Казанда команданың спорт базасында XI Континенталь хоккей лигасы алдыннан узды. Чарада "Татнефть" ГАҖ генераль директоры, "Ак Барс" ХК президенты Наил Маганов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат команданы КХЛ унынчы сезонында чемпион булулары белән котлады, спортчыларны җиңүгә ирешү өчен куйган тырышлыкларын ассызыклады. "Сез безнең республика өчен зур бүләк ясадыгыз. Команда искиткеч сезон уйнады, һәм ышанычлы җиңүгә иреште - Гагарин кубогына. Без сезнең белән горурланабыз", - диде ТР Президенты.
Россиядә чираттагы хоккей сезоны башлана, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, Казан хоккейчылары шулай ук лаеклы уйнарлар дип тулысынча ышанабыз. "Иң мөһиме - командада шул җиңү теләген саклау. Сезнең осталыкта һәм максатчанлыкта шик юк", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
"Спорт спорт булып кала. Уңышлы да була, күңелсез дә була. Фарт сезгә ярдәм итер дип өметләнәм һәм без югары нәтиҗәләргә ирешербез. Республика сезнең белән!" - диде Рөстәм Миңнеханов.