Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Республика көне белән котлаулар килә

30.08.2018

Берничә халыкара сәяси эшлеклеләр исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Республика көне белән котлаулар килә.

Аерым алганда, Республика көне белән Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Чехия Республикасы президенты Милош Земан котлады. 

"Чехия Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Сезне һәм Татарстан халкын Татарстан Республикасы көне белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Татарстан Республикасы тарихы бик бай. Бу арада Чехия белән Татарстан арасында ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Географиягә карамастан, Татарстан иң якын хезмәттәшләрнең берсенә әверелде. Ышанам, безнең элемәтләр алга таба Чехия Республикасы һәм Татарстан арасында төбәкләр һәм субъектлар арасында файдалы хезмәттәшлек үсеп барачак". 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов исеменә Алмата хакиме А.Баталовтан котлау килде. "Әлеге бәйрәм көне атаклы үткәннәр, чәчәк атучы хәзерге заман һәм якты киләчәк өчен горурлануга лаеклы сәбәп булсын", - диелгән котлау телеграммасында. 

Шулай Костанай өлкәсе хакиме А.Мөхәмбәтов, Астана хакиме Асет Искешев та котлаулар юллады. 

Амери-Россия сәүдз палатсы рәисе Андрей Пидгирский котлавына "Рөстәм Миңнехановның Россия-Америка икътисадый мөнәсәбәтләре үсешенә өлешен югары" бәяләде. 

Курган өлкәсе губернаторы А. Кокорин котлауда Татарстан Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына "Кавказ арты татарлары мәдәнияты, теле һәм гореф-гадәтләрен саклауда эчкерсез ярдәм" өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Оернбург өлкәсе губернаторы Ю.Берг, Санкт-Петербург губернаторы Г.Полтавченко котлаулар юлладылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.