Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Апостол нунций архиепископ Челестино Мильоре белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте, шулай ук архиепископ Челестино Мильоре әфәндедә Казаннан уңай хисләр генә калыр дип өмет белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Казан католиклар приходы яңа храмнары эшли башлауның 10 еллыгын бәйрәм итә. Ул Челестино Мильоре әфәндене һәм Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының барлык католикларын бу истәлекле дата белән котлады.
Татарстан Президенты сүзләренчә, җирле католиклар җәмәгатьчелегенең тарихы күп гасырлардан килә, ул республиканың үткәне һәм киләчәге белән бәйле.