Бүген Әлмәткә троллейбус «Мегаполис» Тролза 5265.03 яңа моделе шәһәр юлларына чыкты. Аны энергияне туплаучы җиһаз белән тәэмин иткәннрә һәм Әлмәттә ул опытлы эксплуатация өчен килде.
Бүген троллейбуста "Сәламәтлек" паркыннан "Татнефть" компаниясенең баш офисына кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры һәм башка рәсми затлар барды.
Айрат Хәруллин әлеге электр транспортының яңа моделе турында сөйләде Бу заманча модификациядәге троллейбус ышанычлырак һәм пассажирлар өчен җайлырак, идәне түбән урнашкан һәм баскычлары юк, бу коляскалы гражданнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен җайлы була. Машина батаресе автоном рәвештә 15 километрга кадәр юлны үтәргә мөмкин итә. Бу кыйммәтле троллейбус инфраструктурасын төземичә яңа экологик яктан чиста маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирә.
Әлмәт башлыгы сүзләренчә, федераль программа кысаларында "Әлмәт троллейбус идарәсе" МУПгә 10 заманча троллейбус алу планлаштырыла дип хәбәр итте. Бу Әлмәттәге "Дуслык", "Алсу" "Көнбатыш капка" һәм башка микрорайоннарны транспорт белән тәэмин итәчәк.