Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе вәкилләре белән очрашты

04.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең (РФА) Себер бүлекчәсе вәкилләре, РФА СБ фәнни  үзәкләре җитәкчеләре белән очрашты.

Очрашу бүген Казанда («Казан ярминкәсе» КҮ) ачылган Татарстан нефть-газ форумы-2018 кысаларында узды.

Искәртәбез, форум Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга багышлана.

Казанда РФА Себер бүлекчәсенең шундый зур делегациясен кабул итү бик күркәм, диде Рөстәм Миңнеханов, Себер галимнәренә мөрәҗәгать итеп,  2010 елда без Себер бүлекчәсендә булган идек һәм күргәннәребез сокландырды. 

«Безнең мөнәсәбәтләр күптәнге, – диде Рөстәм Миңнеханов. Һәм бу – үзара файдалы багланышлар. Без РФА Себер бүлекчәсенең барлык структуралары белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Безнең өчен бик мөһим юнәлешләр – нефть химиясе, катализ, биохимия һәм башкалар».

Татарстан – индустриаль төбәк, һәм безгә барлык фәнни казанышларны файдалану, фәнни һәм тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итү  әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында яклар Россия Фәннәр академиясен һәм аның бүлекчәләрен реформалау турында фикер алыштылар, санкцияләр шартларында фәнни эшләнмәләр һәм технологияләр өлешендә импортны алмаштыру темасы турында да сөйләштеләр.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.