Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң «Әлмәт балалар табу үзәге булган балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАСУның хатын-кызлар консультациясен карады.
Хатын-кызлар консультациясенең капремонттан соң ачылуы белән Әлмәт хатын-кызларын һәм дәвалау учреждениесе коллективын нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башка шәрәфле кунаклар котлады.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина Татарстан Республикасы Президентына 2017-2018 елларга Әлмәт районында поликлиника учреждениеләрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Хатын-кызлар консультациясе составында 10 шәһәр һәм 2 авыл участогы, пренаталь диагностика үзәге, гаиләне планлаштыру кабинеты, хирургия кабинеты, бала табуга әзерлек кабинеты, ультратавыш диагностикасы кабинетлары, клиник-диагностика лабораториясе бар.
Капремонттан соң учреждениедә «Дустанә поликлиника» стандарты кертелгән, пациентлар өчен уңай шартлар тудырылган. Бер сменага учреждение 522гә кадәр кеше кабул итә ала.
Бүгенгә табиблар белән әлеге медицина учреждениесе – 85%ка, урта медперсонал белән 95%ка тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бәхетле ата-аналар мәктәбе»ндә булды, анда йөкле хатыннарга дәресләр уздырыла.
Азакта Татарстан Президенты хатын-кызлар консультациясе, «Әлмәт балалар табу үзәге булган балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАСУ коллективына хатын-кызлар һәм киләчәк татарстанлылар сәламәтлеге хакына уңышлы һәм тотрыклы эш теләде.