Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Никитин Татарстан Республикасы һәм Новгород өлкәсе Хөкүмәте арасында килешүне имазалдылар

02.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе губернаторы Александр Никитин белән очрашты. 

Очрашу Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркында узды. 

Александр Никитин Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгый үзләштерә башлауга 75 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында  катнаша. 

Очрашуда яклар алга таба төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр һәм берничә килешү имзаладылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Әлмәт - республиканың нефть башкаласы. "Биредә эшләнгән һәр нәрсә - Татарстан үсешенең икътисадый нигезе", - диде ул. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, нефть-газ секторы төбәккә бик мөһим.

Ул искәрткәнчә, "Кванториум" проекты Александр Никитин "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКО генераль директоры вазифаларын башкарган чорда гамәлгә ашырыла башлады. 

"Сез безнең республиканы бик яхшы беләсез. сезнең АСИда эшләгән чорыгызда уртак проектларыбыз күп иде, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Сезгә рәхмәт әйтергә тиешмен - без һәрвакыт бер фикердә булдык, Новгород өлкәсе вазифасында сезгә уңышлар телим". 

Бүген җерничә килешү имзаланачак, диде Рөстәм Миңнеханов, иң мөһиме - инновацион өлеше һәм фәнни-техник юнәлеш, алга таба мөнәсәбәтләребез үсеше. 

Чарада Татарстан Республикасы белән Новгрод өлкәсе арасында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Президенты һәм Новгород өлкәсе губернаторы куйдылар. 

Шулай ук Инновацияләргә ярдәм фонды, Новгорл өлкәсе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлфгф арасында килешү; Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль ярдәм министрлыгы, Новгород өлкәсе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Белгород өлкәсе Сәламәтлек һәм халыкны социаль яклау департаменты һәм "Моторика "ҖЧҖ арасында килешү һәм башкалар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.