Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана зур Татарстан нефтен торгызу тарихына багышланган театрлаштырылган тамаша белән башланып китте.
Чара Әлмәт үзәгендә Ленин мәйданында уза.
Тантаналы чаралар шулай ук Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына да багышлана.
Бу чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, Россия Президенты ярдәмчесе Кирилл Молодцов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тармак ветераннары, республиканың нефть төбәге кешеләре катнашты.
«Нефть һәм газ – илебезнең иң зур байлыгы, бу безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Нефтьчеләрнең һәм газчыларның тырыш хезмәте, аларның югары профессионализмы һәм җаваплылыгы илебез икътисадының нигезе булып тора. Нефть һәм газ сәнәгате һәрвакыт Россиянең энергетика иминлеге гаранты, гражданнарның уңай һәм лаеклы тормышы чыганагы булды.
Татарстан – илебезнең төп нефть чыгару үзәкләреннән берсе. Быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә без Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуны һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгын да бәйрәм итәбез.
Бу еллар эчендә Татарстан җир астыннан 3,3 миллиард тонна нефть чыгарылган. Татарстан нефте нәтиҗәсендә илебез Бөек Ватан сугышыннан соң икътисадны торгызу, космосны үзләштерү һәм фәнне үстерү өчен колоссаль ресурслар алды. Ветераннарга безнең нефть сәнәгате нигезләрен булдырган өчен зур рәхмәт. Бүген безнең күз алдыбызда Әлмәт шәһәре матурайганнан-матурая бара, без аның 65 еллыгын билгеләп үтәбез».
Татарстан Президенты республика нефть сәнәгатен яңартуның югары темпларын, ресурс базасын тулыландыруны, социаль программаларны гамәлгә ашыруны билгеләп үтте. Ул шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексына югары бәя бирүен дә искәртте.
Россия нефть сәнәгате тарихында Татарстан нефтьчеләре өлеше зур, диде Татарстан Президенты.
Республика тарихы нефть сәнәгате тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән, һәм бу һөнәри бәйрәм лаеклы рәвештә бөтенхалык бәйрәменә әверелде, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан нефте Әлмәт авылын республиканың сәнәгати яктан иң алга киткән шәһәрләреннән берсенә әверелде.
«Бүген безнең күз алдыбызда Әлмәт шәһәре матурайганнан-матурая бара, тормыш өчен уңайлырак була бара. Бүген яңа объектлар – «Здоровье» паркы, «Татнефть» парк зонасы, бу яңа социаль объектлар нефть башкаласының бизәгенә әверелде!» - диде Татарстан Президенты.
Аннары «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наиль Маһанов хәбәр иткәнчә, компания киләчәктә дә нефть төбәге шәһәрләрен һәм бистәләрен яңартуны дәвам итәчәк.
Шуннан соң нефть коллективлары парады узды. Анда спортчылар, Әләмт Нефть институты студентлары, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге техникумнары укучылары, «Татнефть» ГАҖ социаль программаларында катнашучылар да булды.
Аннары бәйрәм шәһәр урамнарында дәвам итте.
Ленин мәйданында концерт программасы төбәк һәм республика иҗат коллективлары катнашында узды.
Моннан тыш, шәһәр үзәгендә «Татнефть» төркеме һәм төбәк нефть сервисы предприятиеләренең яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсының финал ярышлары узды.
Бәйрәм гадәттәгечә фейерверк белән тәмамланачак.