Алексей Песошин Лаеш районында КМИЗ мәйданчыгында булды

04.09.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген иртән Лаеш районының Хәерби авылында Казан медицина инструментлары заводында (КМИЗ-2) булды.

Ул предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады, куелган җиһазлар белән танышты.

Алексей Песошинны Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.

Предприятиене карау барышында КМИЗ генераль директоры Нур Шакиров аңлатмалар бирде.

Бүген КМИЗ-2 булганда предприятиенең киләчәктәге үсеше, аның көчен файдалану һәм җитештерүне үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.