Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Конференция Татарстан нефть-газ форумы-2018 кысаларында "Казан Ярминкәсендә" уза һәм Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга багышланган.
Чара Россия фәннәр академиясе, Татарстан фәннәр академиясе һәм "Татанефть" ГАҖ катнашында үткәрелә.
Конференциядә 8 илдән 400дән артык белгеч катнаша һәм 122 доклад тәкъдим ителә.
Пленар утырышның беренче өлешен ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альерт Кәримов үткәрде.
Илдәге төп нефть чыгару ятмаларында нефть чыгару күләме кими бара, шул ук вакытта калдык запаслар сыйфаты да кими, диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, дөньядагы алдынгы нефть компанияләре интеллектуаль ятмалар булдыру мәсьәләсен хәл итәләр.
"Татнефть" ГАҖ тәҗрибәсе нефть чыгару процессларын цифрлаштыруның югары нәтиҗәлеген күрсәтте, диде Рөстәм Миңнеханов. "Татарстан нефтьчеләренә хезмттәшләр тәҗрибәсе дә кызык, без хезмәттәшлек итү яклы", - дип аңлатты ул бүгенге конференция темасын.
Чарада шулай ук Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин, Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе урынбасары Ренад Сәгъдиев, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль чыгыш ясадылар.
Конференциядә Швейцария, Франция, Кытай, Нидерланд, Абу-Даби белгечләре чыгыш ясады. "Татнефть" компаниясе дә берничә доклад тәкъдим итте.
Иртәгә, 5 сентябрь көнне конференция кысаларында түгәрәк өстәл үткәреләчәк, аның модераторы ТР ФА әгъзасы, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Ренат Мөслимов була.