Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда («Казан ярминкәсе» КҮ) Татарстан нефть-газ форумы-2018 ачу тантанасында катнаша. Искәртәбез, форум Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга багышлана.
Форум – Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларыннан берсе. 4-6 сентябрьдә узачак форумда катнашыр өчен Германиядән, Австриядән, Нидерландтан, Беларусь Республикасыннан, Әзәрбәйҗаннан, Казахстаннан һәм Россия төбәкләреннән 160лап предприятие заявка биргән.
Катнашучыларны һәм кунакларны тармак конференцияләре, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тәкъдир итүләр һәм киңәшмәләр, шулай ук эшлекле сөйләшүләр уздыру һәм килешүләр имзалау мөмкинлеге көтә.
«Казан ярминкәсе» КҮдә тагын «Нефть. Газ. Нефть химиясе» 25 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе дә уза.
«Без форумны гадәттәгечә Татарстанда уздырабыз, монда катнашучы партнерларыбызга рәхмәтемне җиткерәсем иклә, – диде Рөстәм Миңнеханов, форумны ачып. – Бүген без Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү дә имзаладык, алар бүген монда, Казанда. Форумда катнашучы Мәскәү коллегаларыбызга һәм партнерларыбызга да ихлас рәхмәт. Форум уңышлы узар дип ышанам. Һәм иң мөһиме – бу форум Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга багышлана. Бу – төбәк өчен әһәмиятле вакыйга. Әлмәттә бу вакыйга уңаеннан без зур бәйрәм уздырдык».
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлы эшләр һәм яңа багланышлар теләде.
Аннары Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте башлыгы Алексей Алешин барысын да форум ачылу белән котлады.
Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын билгеләп үткәнчә, Татарстан – бүген нефть-газ химиясе тармагының локомотивы һәм лидеры булып тора.
Моннан тыш, бүген форум кысаларында «Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узачак.
Конференция «Казан ярминкәсе» КҮнең конгресс-үзәгендә барачак.
Конференция кысаларында «Төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү», «Юллар тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» һәм башка темаларга «түгәрәк өстәлләр» булачак.