Сергей Кириенко һәм Рөстәм Миңнеханов Борынгы Болгарда булдылар

05.09.2018

Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар ислам академиясендә булды һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы объектлары белән таншыты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрделәр. 

Болгар ислам академиясендә Сергей Кириенкога белем бирү процессы, чит ил мөселман вузлары белән хезмәттәшлек, гарәп илләреннән мөгаллимнәрне җәлеп итү турында сөйләделәр. 

Сергей Кириенко уку кабинетларын карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты, укыту процессында кулланыла торган мультимедия системасы белән танышты. Шулай ук ул конференw-зал, музей, китапханә, архив бүлеген, намаз бүлмәләрен, торак бүлмәләрне карады. 

Шуннан Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты 922 елда Идел Болгарында ислам кабул итүгә багышланган Истәлекле знакны карадылар, иң зур бастырылган Корьәнне күрделәр. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук Болгар цивилизациясе музеенда һәм Җәмигъ мәчетендә булдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.