Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломжон Ибраһимов алга таба хезмәттәшлекне үстерү адымнары турында фикер алыштылар

05.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломжон Ибраһимов алга таба хезмәттәшлекне үстерү адымнары турында фикер алыштылар.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика эре предприятиеләре һәм холдинглары җитәкчеләре катнашты. 

Гуломжон Ибраһимов Татарстанга 2017 елның октябрь аенда һәм быел март һәм август айларында килгән иде. Ташкент өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнеханов белән Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында да очрашкан иде. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте белән Ташкент өлкәсе хакимияте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләр урнаштыру турында килешү имзаланды. 

Бүген яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм ныгыту турында фикер алыштылар. 

Шулай ук Ташкент өлкәсе территориясендә "Химград" технополисы филилалын ачуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бурыч - резидент булырлык һәм производстволарын ачырлык компанияләрне эзләү. Ташкент өлкәсенең бер мәйданчыгында кирәкле инфраструктура бар, махсус салым режимы да гамәлдә. 

Хезмәттәшлек өчен тагын бер юнәлеш - "Эйдос-Медицина" компаниясе белән уртак предприятие ачу (Ташкент өлкәсендә медик робот-симуляторлар җитештерү). 

Шулай ук "КАМАЗ" ГАҖ белән мөнәсәбәтләрне үстерү турында да сөйләштеләр. Предприятиенең Үзбәкстанда хезмәттәшләре бар, сервис үзәге дә эшли. Сентябрь аенда тагын бер уртак предприятиене ачу көтелә. 

Очрашуда Ташкент өлкәсендә балалар өчен ризык җитештерү проекты мөмкинлеге, Үзбәкстан базарына Татарстан продукциясен этәрү, һәм шулай ук Ташкент өлкәсе продукциясен Татарстанда күпләп сату турында сүз барды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.