Минтимер Шәймиев һәм Ирина Бокова XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылышы тантанасында катнашты

04.09.2018

Бүген Казанда, “Пирамида” комплексында XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО экс-генераль директоры Ирина Бокова, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин катнашты.

Фестивальнең оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, Россия мөфтиләр советы. Фестиваль  Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уза.

Кинофестивальнең кызыл келәме буйлап ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ЮНЕСКОның мәдәният дипломатиясе буенча махсус илчесе Хедва Сер, ЮНЕСКО Игелекле көч илчесе Александра Очирова, Бахрейн мәдәният һәм борынгылык эшләре буенча идарә киңәшчесе Мунир Бушенаки узды.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм барлык республика җәмәгатьчелеге исеменнән сәламләде.

Аннары сәхнәгә Минитмер Шәймиев һәм Ирина Бокова күтәрелде.

“Моңа кадәр мин борынгы Татарстанны белсәм, хәзер заманча Татарстанны күрәм. Бу фестиваль иҗат кешеләре аралашыр өчен яхшы мәйданчык. Аның инде 14 ел уздырылуы - бу фестивальнең зур уңышы. Фестивальнең Казан Мәдәниятара диалог форумы алдыннан уздырылуы очраклы түгел. Казанның толерантлык һәм мәдәниятара диалог үзәгенә эверелүе - бу сезнең казаныш”, - дип билгеләде Ирина Бокова.

“Мәдәниятара диалогның нигезе - бер-береңне аңларга тырышу, төрле гуманлы юллар һәм ысуллар белән аңлашуга ирешү. Кино сәнгате - шулай ук уртак тел табу, төрле конфессия һәм милләт кешеләре арасында диалог урнаштыру өчен аралашу формасы. Шуның өчен без беренче  Казан Мәдәниятара диалог форумын уздырабыз. Иртәгә без фикерләр алышачакбыз. Дөрес әйтелә - тамчыдан диңгез барлыкка килә”, - диде Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев фестивальдә катнашучыларга иҗади уңышлар, җиңү һәм гуманлы омтылышлар белән яшәүне теләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте