Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәренә килде.
Эш сәфәренең төп максаты – Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) чараларында катнашу.
GIES – Ислам икътисадының һәм хәләл индустриянең иң эре вакыйгаларыннан берсе. Форум төрле тармаклардан дөньяның алдынгы экспертларын берләштерә. Быел аның эшендә 3 меңләп делегат катнашачак.
Рөстәм Миңнеханов GIES-2018 ачу тантанасында катнашырга, шулай ук форум киңлекләрендә берничә очрашу уздырырга ниятли.