Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури белән очрашты

30.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кырларында БГӘ икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури белән очрашты. 

Әңгәмә барышында Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов Солтан бән Сәид Әл Мансурига республикада ислам банкингы өлкәсендә агмәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Аерым алганда, Татарстанда Халыкара ислам финанс үзәген оештыру эше турында хәбәр итте. Проект Россия Сбербанкы белән берлектә гамәлгә ашырыла. ТР Президенты фикеренчә, әлеге үзәк илдә ислам икътисады принципларының киң таралыш табуына этәргеч булачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.