ТР Министрлар Кабинетында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит ил партнерлары белән тышкы сәүдә әйләнеше үсүенә карамастан, республиканың барлык вәкиллекләренең дә үсеш өчен тагын да көче бар.
Татарстанның 28 муниципалитетында җылылык сезоны башланды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин брифингта журналистларга шул хакта хәбәр итте.
Казан Кремлендә бүген Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
«2018 - 2020 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планында куелган бурычларны гамәлгә ашыру турында»гы мәсьәлә комиссия каравына чыгарылды.
Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында республика мунициципаль районнарының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бу вакыйгага багышланган Дәүләт Советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Утырыштан соң ул журналистлар белән аралашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасында уңыш җыю кампаниясе барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, хуҗалыклар орлыкка кукуруз суктыра башладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күп фатирлы йортларга һәм социаль өлкә объектларына капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2018 елның 24 сентябрендә, дүшәмбе көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында мәгълүм булды (2018 елның 17 сентябрендә узды). Җәйге сессия 40 нчы утырыш белән башланып китәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы укылачак.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казанның Фучик урамында яңартылган бульвар ачылышында катнашты.