Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Daric Investment Group (Иран Ислам Республикасы) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында катнашты.
Утырыш барышында Россия Президенты Владимир Путин, КХР Рәисе Си Цзиньпин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Корея Республикасы Премьер-министры Ли Нак Ён һәм Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Чишмә районында булды.
Монда килүенең төп максаты - төзекләндерелгән район суды бинасын ачуда катнашу иде.
Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән яңа чишмәлеләрне заманча суд бинасы барлыкка килү белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның өч провинциясе - Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында «Йокогава Электрик» компаниясенең президенты һәм баш башкарма директоры Такаши Нишиджима белән очрашты.
Бүген КИФ-2018 киңлекләрендә Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты.
Очрашуда тагын РФ Монголиядә Россия Федерациясе Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
«МегаФон» ГАҖ 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Бу хакта ниятләр турында килешү бүген Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәгенең яшь дипломатларының беренче конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы киңлекләрендә узды.
Чара хәзерге заман халыкара мөнәсәбәтләренең актуаль проблемалары, янаулар һәм куркынычлар, бөтендөнья икътисадын цифрлаштыру, Азия-Тын Океан төбәге проблемалары контекстында яшь дипломатлар хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышуга багышланды. Модераторы – Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху әфәнде белән очрашты. Очрашу КИФ-2018 киңлекләрендә узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә таяна һәм стратегик партнерлык рухында үсә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең максаты – IV Көнчыгыш икътисадый форумы чараларында катнашу.