Бүген Дубайда (БГӘ) еллык Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) башланып китте. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны 20 миллион кешелек Россия Федерациясе мөселман өммәте исеменнән сәламләде.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча ул 2014 елдан алып «Россия – Ислам дөньясы» стартегик караш төркемен җитәкли. Төркемгә 28 илдән 56 вәкил керә. «Төркемнең төп бурычлары арасында – Россиянең Ислам дөньясы белән киләчәктә дә мәдәни-инсаны нигездә якынаюына төрле яклап ярдәм күрсәтү, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышларны киңәйтү», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыкалаганча, Россиянең Ислам дөньясы илләре белән сәяси, икътисадый һәм мәгариф җәһәтеннән хезмәттәшлеге традицияләре күптәннән килә: «Бүген безнең илнең бу традицияләрне дәвам итүе, икътисадый элемтәләрне киңәйтүгә омтылуы, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә, бик мөһим».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген Ислам дөньясы булган потенциалны һәм ресурсларны җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланмый. Бердән-бер юлы – чимал сатудан аны тирәнтен эшкәртүгә һәм югары технологияләрне үстергә күчү. «Моның өчен финанс ресурсларын файдаланырга кирәк. Кайбер илләрдә, мәсәлән, БГӘдә үсеш нокталары бар, без алардан өйрәнәбез. Аерым алганда, монда ислам финанславы өлкәсе уңышлы үсә, шул исәптән законнар чыгару дәрәҗәсендә дә. Без Татарстан Республикасында, Россия федераль структуралары белән бергәләп, шулай ук бу юнәлештә эшлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе – күп милләтле, башка милләтләр һәм динннәр белән уңай хезмәттәшлекнең уникаль тәҗрибәсе булган, Көнчыгыш белән Көнбатышны, Азия белән Европаны тоташтыручы ил. «Ислам – Россия мәдәни кодының күркәм һәм аерылгысыз элементы», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан – мөселман халкы тупланган Россия субъектларының берсе, диде. «Безнең бабайлар Исламны 922 елда кабул иткәннәр», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Ислам үсеш банкы белән уңышлы хезмәттәшлек алып бара. Шулай ук республикада ислам финанслары секторын һәм хәләл индустрияне үстерү, Казанда Халыкара ислам финансы үзәген булдыру буенча актив эш алып барыла.
Дубайның Ислам икътисадын үстерү үзәге белән Татарстан «Хәләл яшәү рәвеше» буенча хезмәттәшлек итә, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу тема быел Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» икътисадый форумында төп тема булды.
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов, БГӘ Икътисад министры Солтан бен Сәид Әл Мансури белән бергә, форум киңлекләрендә оештырылган махсуслаштырылган күргәзмәне карап чыкты. Татарстан Республикасы стенды «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитына багышланган иде.