«ПОЗиС» АҖдә Махсус машина төзелеше үзәген булдыру якынча 4 млрд. сумга төшкән, шулардан 1 млрд. сумы компаниянең үз акчалары. Бүген бу хакта Үзәкне ачу тантанасында «Ростех» ДК башлыгы Сергей Чемезов хәбәр итте.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«ПОЗиС» – Россиянең авиация, диңгез һәм коры җир артиллерия системалары өчен аз калибрлы сугыш припаслары җитештерүчесе. Ул гранатометлар өчен гранаталар җитештерә. Бу БДБдәге бердәнбер җитештерү», – диде Сергей Чемезов тантанада.
Татарстан Республикасы белән «Ростех» ДК арасында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Вооружение» кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән очрашуда фикер алышты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос ханым белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Казанга берничә Голландия компанисе вәкилләреннән торган делегация килде, шул исәптән Tebodin компаниясе (халыкара инжиниринг һәм консалтинг компаниясе), Philips компаниясе, Nuffic Neso (мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне оештыру) компаниясе, TomTom компаниясе (автомобильләр өчен җайланмалар һәм персональ GPS-навигацияләр китереп тору), Rijk Zwaan Rus компаниясе (ябык грунт өчен яшелчә орлыклары җитештерү), FDRL – Dutch Russian Livestock Foundation (сөт терлекчелеге өлкәсендә консультацион хезмәт күрсәтүләр), Meyn Food Processing Technology B.V. (кош итен эшкәртү өчен җайланмалар), C. van't Riet Dairy Technology BV (сөт җитештерү өчен җайланмалар), Atelier PRO (архитектура компаниясе) компаниясе, UMC expert компаниясе (медицина тикшеренүләре), Flight Simulation Company BV компаниясе (симуляторларда пилотлыкка өйрәтү) һәм башкалар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәте һәм Татарстан Республикасының Башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү буенча координацион совет утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) укытучыларын һәм студентларын 50 еллык юбилее белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
Югары уку йортының 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш КДЭУ базасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкчелегендәге делегация составында Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашуда катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкчелегендәге делегация составында Сингапур Технологик үсеш дәүләт агентлыгында (GovTech) булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумының пленар утырышында катнашты. Форумда ике илнең инвестицион мөмкинлекләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры уырнбасары һәм Икътисадый һәм социаль сәясәт министры Тарман Шанмугаратнама чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Гримме”
компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Юрий Мерзляков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.