Рөстәм Миңнеханов Ислам хосусый секторын үстерү корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты

30.10.2018

Бүген GIES-2018 киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хосусый секторын (Ислам үсеш банкы бүлекчәсе) үстерү корпорациясе җитәкчесе Айман Сеҗани белән очрашты . 

Очрашуда Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Олег Ганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан мөфтие Камиль Сәмыйгуллин, Дубайда Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм башкалар катнашты. 

Очрашу кысаларында яклар ислам финансы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә ислам банкингы юнәлеше әлегә кирәкле үсештә түгел. Шулай ук вакытта кайбер структураларның бу эш рәвешенә игътибар итүләре күзәтелә.   

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстан территориясендә Халыкара ислам финансы үзәге булдыру буенча Россия Саклык банкы белән эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, үзәкне булдыру Россиядә ислам икътисады инструментларын үстерүгә ярдәм итәчәк. «Без бу проектны гамәлгә ашыруда сезнең ярдәмгә өметләнәбез», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Ислам хосусый секторны үстерү корпорациясе җитәкчесенә. 

Айман Сеҗани үз чиратында бу проектны үсерүдә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.