Татарстан Президенты GIES-2018 кырларында Дубай әмире улы белән сөйләште

30.10.2018

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кырларында Дубай әмиренең олы улы Хәмдан ибн Мөхәммәт Әл Мактум белән эшлекле сөйләшү уздырды. 

Татарстан Президенты ислам икътисады һәм дөньяда хәләл индустрия үсеше мәсьәләләрен күтәрүче форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан БГӘ белән элемтәләрне үстерүгә аеруча игътибар итә. Ул шәехка Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе ел язында узачак "Россия - ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисадый саммитына чакырды. 

Дубай әмире улы Рөстәм Миңнехановка GIES-2018 форумында катнашуы өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстанның Россия белән БГӘ арасындагы мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.