Татарстан Президентын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстерүе өчен бүләккә лаеклы булды

30.10.2018

Бүген Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ислам икътисадын үстерүе өчен махсус бүләк тапшырдылар. 

Рөстәм Миңнехановка бүләкне Дубай әмиренең олы улы Хәмдан ибн Мөхәммәт Әл Мактум тапшырды. 

«Islamic Economy Award» премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда булдырылган. Бүләк бизнес-инициативалар һәм инновацион идеяләр өчен тапшырыла. Инициативалар һәм идеяләр ислам илләре арасында ике яклы сәүдә һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне ныгытуда, калган дәүләтләр белән икътисади элемтәләрне җайга салуда ярдәм итәргә тиеш.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.