Минтимер Шәймиев Тоёхиса Кодзуки белән очрашты

30.10.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки һәм аның хатыны Хироко Кодзуки белән очрашты.

Алар Казанга Татарстанда Япония Мәдәнияте көннәре ачылышы тантанасында катнашу өчен килделәр. Тантана “Казан Кремле” музей-саклаулыгының “Манеж” күргәзмә залында уза.

Кунаклар “Яңарыш” фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча проектларга багышланган экспозиция белән таныштылар.

Минтимер Шәймиев Фондның борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу буенча сигез еллык эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде һәм кунакларны бу борынгы шәһәрләрне җәй көне килеп күрергә чакырды.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Тоёхиса Кодзуки икътисад, мәдәният, фән, мәгариф һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә Япония һәм Татарстан арасында элемтәләрне киңәйтү турында фикер алыштылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте