Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән федерация төбәкләрендә төп вазифаларны башкаручы түрәләрне, зур сәнәгать предприятиесе вәкилләрен, авыл хуҗалыгы һәм икътисадның башка тармаклары вәкилләрен бүләкләү турында Указны имзалады.
Россия Президентының Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы 608 номерлы Указы 2018 елның 25 октябрендә имзаланды һәм хокукый мәгълүмат порталында басылды.
Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар.
Александр Невский ордены белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров бүләкләнде.
Дуслык ордены белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Яшар улы Муратов бүләкләнде.
II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Мәхмүт улы Гарипов һәм Татарстан Республикасы Президентының Эшләр белән идарәчесе Мөслих Мансур улы Ситдыйков бүләкләнде.
Моннан тыш, Почет ордены белән В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Өлфәт улы Маганов бүләкләнде.