Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Снежинск шәһәрендә эш сәсәфрендә булды.
Рөстәм Миңнеханов "Россия Федераль атом-төш үзәге - Академик Е.И. Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУПндә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Әлмән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.
Тантанада чыгыш ясап, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин билгеләп үткәнчә, Сабантуй – татар һәм башкортларның милли мәдәнияте турында белү өчен яхшы мөмкинлек.
Татарстан белән Курган өлкәсе үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча зур потенциалга ия. Сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү буенча республика өчен Курган өлкәсенең машина төзелеше, фармацевтика һәм агросәнәгать предприятиеләре кызыклы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында 2018−2020 елларга Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү чараларын гамәлгә ашыру планын имзалаганда хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Курган өлкәсендә эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кыла.
Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Әлмән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак, Татарстан Республикасы исеменнән бәйрәмдә Кукмара муниципаль районы катнаша.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә суда куркынычсызлыкны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советының апрель аенда узган киңәшмәсендә суларда куркынычсызлык дәрәҗәсе мәсьәләсе буенча кабул ителгән карарларны башкару турында сөйләде.
Бөртеклеләр уңышын җыю техникасының әзерлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмшәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Барлыгы программада 43 муниципаль район (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Тулаем 5,3 млн. кв. метр мәйданда 995 күп фатирлы йорт бу. 224 мең гражданга тормыш шартларын яхшырту карала. Бүген бу хакта йоры узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Казанда WorldSkills -2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру – зур мәртәбә һәм зур җаваплылык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли җитәкчелегендәге WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Хэйлунцзян провинциясе - Кытайда авыр сәнәгатенең мөһим үзәге. Татарстан әлеге төбәк белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремелендә провинция губернаторы Ван Вэньтао белән очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның 5 нче республика басу олимпиадасында катнашучыларның барысын да шушы бәйрәм белән котлады.
Искәртәбез, олимпиада балалар өчен «Солнечный» савыктыру лагеры («Елховнефть» НГЧИ) базасында уза.