Яшел Үзән районы Татарстан тормышында билгеле урын алып тора һәм аның киләчәктәге үсеше өчен сизелерлек потенциалы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында белдерде.
Утырыш Яшел Үзән районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Төп докладны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин ясады.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, Яшел Үзән районы территориясе зур сәнәгать җитештерүен оештыру өчен дә, урта һәм кече эшкуарлык, шулай ук ял итү һәм туризм өчен дә кызыклы. Районда бай тарихи-мәдәни мирас, киң су акваториясе һәм табигый объектлар бар.
“Яшел Үзән шәһәрен, үзенең оборона-сәнәгать потенциалы белән, Зөя утрау-шәһәрлеге һәм Раифа монастыре белән республикадан читтә дә беләләр”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Алга таба Алексей Песошин район һәм республика икътисадында Яшел Үзән предприятиеләре әһәмиятле урын алып тора, дип белдерде. Суднолар төзелешендә “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” лидер санала, бүгенге көндә Россиядәге һәр өченче хәрби кораб шушы заводта төзелә.
Серго исемендәге завод (“ПОЗиС” АҖ) – машиналар төзелеше тармагының әйдәп баручы предприятиеләренең берсе, ул “Ростех” дәүләт корпорациясе составына керә. Оборона сәнәгате продукциясен җитештерү белән бергә көкүреш техникасы һәм медицина суыту җайланмалары җитештерә торган зур предприятие санала.
Алексей Песошин шулай ук Яшел Үзәннең Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләре белән беррәттән “Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе” статусына ия булуын да искә алды.
“Бу территорияләрне оештыру 10 ел эчендә 17 мең яңа эш урыны булдырырга, 62 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусы Яшел Үзәннең икътисади үсешенә яңа мөмкинлекләр ача”, - диде ТР Премьер-министры.
Кече һәм урта бизнес Яшел Үзән районы икътисадының үсеш ноктасы булырга тиеш.
“Муниципаль берәмлекләр рейтингында кече һәм урта бизнес субъектлары өлеше буенча Яшел Үзән 28 нче урынны гына били. Әмма сездә бизнес алып бару өчен зур потенциал һәм күп көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр бар”, - диде Алексей Песошин.