Рөстәм Миңнеханов КФУның Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

08.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары  Марина Боровская, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнашты.

2018 елда университет эшчәнлеге нәтиҗәләре турында КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, абитуриентларының БДИдан  уртача балллары буенча югары уку йорты федераль университетлар арасында алда бара.  

2018 ел эчендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре шактый арткан һәм 2 млрд. сумга җиткән.  

Хисап елында Инновацион, технологик һәм социаль үсеш ачык институты эшли башлаган. Бу уку елында анда эшкуарлык, югары технологияләр өлкәсендә дисциплиналар белән укучыларның 100%ын тәэмин ителәчәк.    

Мәгариф өлкәсендә электрон онлайн курсларны эшләү һәм аларның сыйфатын бәяләү буенча компетенцияләрнең алты үзәге формалаштырылган.

Фән өлкәсендә тикшеренүләргә идарә итүнең бердәм электрон платформаларын булдыру һәм, фәнни яңалыклар агрегаторлары һәм роботлаштырылган программалар потенциалын кулланып, журналлар чыгару эше тәмамланып килә.  

2018 елда байтак акчалар инфраструктураны үстерүгә һәм җиһазландыруга юнәлгән. Университет поликлиникасы, КФУның төп бинасы һәм берничә уку бинасы ремонтланган.   

КФУның Күзәтүчеләр советы әгъзалары университетның 2018 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм 2019 елга план күрсәткечләрен билгеләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.