Рөстәм Миңнеханов Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик белән очрашты

08.02.2019

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик белән очрашты.

Очрашуда урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны саклау һәм торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Иван Валентик Казан ратушасында узачак «Идел буе федераль округы субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен нәтиҗәле үтәүләре: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында»гы киңәшмәдә катнашачак.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.