Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән районында булды.
Яшел Үзән районына килеп җитүгә Алексей Песошин биологик чистарту корылмаларын (Васильево штп) карады, анда ул I чиратны реконструкцияләү буенча эшләрнең нәтиҗәсе белән танышты, аннары биологик чистарту корылмаларының II чиратын реконструкцияләүне тәкъдим итү булды.
Алга таба ТР Премьер-министры Васильево район хастаханәсендә булды. Алексей Песошин хастаханәнең стационар бинасын һәм йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеп бетмәгән бинасын карады.
4 катлы стационар корпус бинасы һәм азык-төлек блогы (1980 елда төзелгән) санитар-гигиеник таләпләргә туры килми.
Моннан тыш Яшел Үзән районында йогышлы чир белән авыручыларга бактериологик тикшеренүләр үткәреп, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге юк.
Объектларны караганнан соң Алексей Песошин Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында катнашты.