Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру фикер алышаты.
Искәртәбез, Владимир Путин бүген Казанга халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча күчмә утырыш уздыру өчен килде.
Килүгә үк Владимир Путин һәм аны озата йөрүче затлар Казандагы «Мәскәү» мәдәният үзәгенә юнәлделәр, анда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу узды.
Онлайн режимда очрашу «Россия24» телеканалында трансляцияләнә.
Очрашу модераторы – «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры, Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше Сергей Когогин.
«Казандагы бүгенге чаралар белән мин шундый очрашуларның һәм фикер алышуларның бөтен бер сериясен башлап җибәрергә телим, - диде Владимир Путин. – Без бөтен бер илкүләм проектлар сериясен эшләтеп җибәрәбез, алар илебезне төп үсеш юнәлешләре буенча алга җибәрергә тиеш, без моңа зур акчалар бүлеп бирәбез, финанслау чыганаклары турында карар да кабул иттек».
Владимир Путин сүзләренчә, бөтен нәрсә яхшы сәгать кебек эшләргә тиеш, механизмнар, инструментлар кабул ителгән инде. «Иң күп акчаны федерация бирә, ә төп эш күләмнәре – Россия Федерациясе субъектларында, - диде Россия Президенты. – Федераль үзәк, төбәкләр һәм муниципаль хакимиятләр арасында уртак эшне җайга салу гаять мөһим, һәм, әлбәттә, боларны турыдан-туры гамәлгә ашыручылар белән, бу – иҗтимагый оешмалар, бизнес һәм һөнәри бергәлекләр».
«Яшәү тирәлегенең сыйфаты, торак мәсьәләләрен хәл итү – менә шулар җәмгыятьтәге фикерләрне генә түгел, иң мөһиме, Россия икътисадын үстерүнең бөтен бер секторын да билгели, ә бу сектор исә башка юнәлешләргә дә йогынты ясый», - диде Владимир Путин.
Очрашу барышында шәһәр киңлекләрен үстерү, парклар һәм скверлар булдыру, шулай ук гражданнарны җәмәгать киңлекләрен булдыру планнары турында фикер алышуга җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелде.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, монда, Казанда, « парклар һәм скверлар проектлары буенча беренче стадиясендә фикер алышуга кешеләрне җәлеп итүнең яхшы гамәлияте булдырылган».
Җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу башланганчы Россия Президенты үзгәртеп корылган «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәген – күп функцияле киңлекне карап чыкты, монда балалар һәм өлкәннәргә иҗат, акыл һәм физик үсеш өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Владимир Путинга хәбәр ителгәнчә, «Мәскәү» мәдәният үзәге – Казан мэриясенең мәдәният сарайларын заманча мәдәният үзәкләренә әверелдерү буенча сынау проекты.
Россия Президенты хореография, гамәли сәнгать белән шөгыльләнү залын һәм башка бүлмәләрне карап чыкты.
Владимир Путинны федераль министрлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шул исәптән Гомумроссия халык фронты вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар озата йөрде.