Татарстан яхшы үсеш һәм беренче чираттагы проблемаларны хәл итү үрнәге күрсәтә. Республикада карар нәрсәләр бар, шул исәптән яшь архитекторлар әзерләү ягыннан да. Бүген бу хакта Казанда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Искәртәбез, Владимир Путин бүген Казаньга халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча күчмә утырыш уздыру өчен килде.
Килүгә үк Владимир Путин һәм аны озата йөрүче затлар Казандагы «Мәскәү» мәдәният үзәгенә юнәлделәр, анда җәмәгатьчелек вәкилләре белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Онлайн режимда очрашу «Россия24» телеканалында трансляцияләнә.
«Без Татарстанда карар нәрсәләр булганга җыелдык. Бу яктан республика яхшы үсеш һәм беренче чираттагы проблемаларны хәл итү үрнәге күрсәтә», - диде Владимир Путин.
Яшь архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләр өчен түләүсез мәгариф программалары перспективалары турындагы сорауга җавап биреп, Путин ассызыклаганча, мондый программалар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде, Татарстан – шуның мисалы.
Сорауны «Архитекторлар. РФ» мәгариф программасы финалист архитекторларның берсе бирде.
Владимир Путин искәрткәнчә, мондый программаны башлап җибәрү турындагы карар 2017 ел азагында кабул ителгән, әмма программа үткән ел гына эшли башлаган.
«Без, әлбәттә, аны дәвам итәчәкбез. Безгә бик үп талантлы яшь архитекторлар кирәк, бу программа барлык проблемаларны да хәл итеп бетерми, әмма яшь белгечләр әзерләү өчен таяныч булып тора. Аның кысаларында яхшы нәтиҗәләргә ирешелде инде», - диде Владимир Путин.
«Архитекторлар. РФ» программасы финалисты Анастасия Еременко медицина учреждениеләрендә «савыктыру дизайн»ын куллануны тәкъдим итә. Аныңча, аеруча бу тема яшәү белән үлем арасындагы кешеләргә кагыла, аларга тышкы тирәлек савыгу өчен бик әһәмиятле.
Россия Президенты Владимир Путин медицина учреждениеләрендә «савыктыру дизайн»ын куллануны карарга вәгъдә итте. Әлеге архитектура төре әйләнә-тирә мохитнең кеше саулыгына уңай йогынтысын булдыручы дизайнга нигезләнә.
«Кешеләргә файда китерә торган һәр нәрсәне гамәлгә кертергә кирәк. Уңай тирәлек – бер яктан булса, икенче яктан медицина учреждениеләреләрендәге эчке дизайн, һичшиксез, бу кәефне күтәрә һәм савыгуга китерми калмый. Без моны нинди программага кертергә икәнен карарбыз», – диде Владимир Путин.
Россия Президенты очрашу барышында шулай ук белдергәнчә, тарихи шәһәрләргә ярдәм программасын киңәйтергә кирәк.
«Сез беләсез, безнең тарихи шәһәрләргә ярдәм программабыз бар, һәм без аны дәвам итәчәкбез. Мөгаен, аны киңәйтергә кирәк булачак. Анда акчалар артсын һәм ул нәтиҗәлерәк эшләсен өчен барысын да башкарырга кирәк. Һәм, әлбәттә, төбәкләр мөмкинлеген дә җәлеп итәргә кирәк», - дип белдерде Владимир Путин.
Катнашучылардан берәү Россия Президентына мәдәни мирас объектларын торгызу эшен бизнеска да йөкләргә кирәк дигән үтенеч белән чыкты. Дәүләт Башлыгы билгеләп үткәнчә, июль аеннан төзелеш алып баручылар яңа гади булмаган шартларда эшләячәкләр.
«Яңа кагыйдәләр нигезендә гражданнар акчаларын җәлеп итәргә ярамаячак. Бу зур йөкләнеш, әлегә кадәр аны ничек нәтиҗәле оештырырга кирәклеге ачыкланмаган, – диде Владимир Путин. – Алга куелган бурыч – елына 120 млн кв. м – ул гомумән катлаулы бурыч, бу җитди алга ыргылыш. Әмма бу тармакны без яңа финанслау системасына күчкән заманда бу бурыч өчләтә катлаулана. Шуңа күрә өстәмә йөкләнеш урынлы булмас, мөгаен».