Торак өлкәсен һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча илкүләм проект – иң масштаблы проектларның берсе һәм бурычлар комплексын үтәүне таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумында катнашучылар өчен семинар-киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Иннополиста узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.
Татарстан Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган йөкләмә нигезендә торак төзелеше темпларын елына 120 млн. квадрат метрга кадәр җиткерү бурычы гамәлгә ашырырлык, әмма моның өчен берничә системалы карар кабул итәргә кирәк. Беренчедән, халык ягыннан ихтыяҗны тәэмин итәргә. Торак алу өчен төп механизм – ипотека кредитлары. Әмма хәзерге процент ставкасы дәрәҗәсе торакка ихтыяҗны киметә. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты ипотека буенча ставканы 8 проценттан да кимрәк итү бурычын куйды. «Безнеңчә бу тема – иң мөһимнәрнең берсе», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, икенче бурыч – комплекслы төзелеш алып бару өчен мәйданчыклар әзерләү. Шулай ук социаль-көнкүреш инфраструктурасы объектларн да төзергә кирәк. «Без халыкны мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар белән тәэмин итәргә тиеш. Бу шактый гына зур акчалар сорый. Башка илкүләм, федераль программалар да бар – аларны берләштерергә кирәк. Әлбәттә, безгә тиешле база булдыру һәм таләп ителә торган күләмнәргә чыгу өчен 2-3 ел вакыт кирәк булачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов тагын билгеләп үткәнчә, бүген мөһим тема – өлешле төзелеш реформасы, киләчәктә эскроу-хисапларны кулланып, проект финанславы схемасына күчәргә кирәк. «Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, төзелеш алып баручыларның 30дан алып 50 процентына кадәр проект финанславы куючы параметрларга туры килмиләр. Алар арасында да яхшы репутацияле уңышлы компанияләр дә бар. Шуңа күрә аларны бу процесска җәлеп итү рәвешләрен карарга кирәк», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа эш рәвешенә күчү өлешле төзелештә алданганнар санын киметер иде. Рөстәм Миңнеханов бу очракта Федераль казначылык системасы белән эшләүне тәкъдим итте, акчаларны тотуны тикшереп тору өчен дә.
Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, эш төркеме әгъзалары башка мәсьәләләрне дә карыйлар, аерым алганда, авария хәлендәге торак фонды проблемаларын хәл итү һәм яшь гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә торак алуда ярдәм итү.
«Тиешле финанс ресурсыннан, процент ставкаларын субсидияләүдән, инженер челтәрләре өчен „озын“ ресурслар бүлеп бирүдән башка бу бурычны хәл итү кыен булачак. Безнең максат – бу мәсьәләләрне Дәүләт Башлыгына җиткерү һәм аларны хәл ит вариантларын тәкъдим итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы Татарстанда 2019 елның 10 февраленнән 12 февраленә кадәр барачак. Аның эшендә РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Россия төбәкләре җитәкчеләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнаша.