Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәренә килде. Аэропортта дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Владимир Путин Иннополиста РФ Дәүләт Советы утырышын үткәрәчәк. Очрашуда катнашучылар халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруда субъектларның башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында сөйләшәчәк.
Утырыштан соң Владимир Путинның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырыла.
Шулай ук Россия Президенты Казанда мәдәният сарайларын заманча мәдәни үзәкләргә әйләндерү тәҗрибәсе белән таныша. Владимир Путин яңартылган "Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәгенә бара. Мәдәният үзәге - балалар һәм олы кешеләрнең иҗади, акыл һәм физик үсеше өчен уңайлы шартлар булдырылган күп функцияле киңлек.
РФ Президенты биредә җәмәгатьчелек вәкилләре белән "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләшә. Моннан тыш, Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" спорт командасы вәкилләре белән дә очраша.