Рөстәм Миңнеханов: Судьялар эше иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең бөтен өлкәләренә бәйле

22.02.2019

Судьялар эше иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең бөтен өлкәләренә бәйле һәм бик әһәмиятле, бигрәк тә социаль яктан якланмаган гражданнар категориясе өчен. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы судьяларының XIII хисап конференциясендә белдерде. Конференция эшендә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Идел буе округы Арбитраж субы рәисе Юрий Глазов һәм ТР да Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашты. 

Илгиз Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, республика судлары 2018 елда 857 мең эш караган, бу узган елдагыдан 1 процентка ким. Җәмәгать судьялары 550 мең эш караган (гомуми саннан 64 %), район һәм шәһәр судлары - 261 мең эш, ТР Югары суды - 46 мең эш караган. 

Илгиз Гыйләҗев сүзләренчә, җинаять судлары эшендә соңгы еллар тенденциясе саклана. Беренче инстанция караган җинаять эшләре саны - 19,5 мең. Хөкем ителгән материаллар саны 79 меңгә кадәр кимеде. 

Җинаять эшләре буенча җаваплыкка 15 меңнән артык кеше тартылды. Җинаять эшләре туктатылган затлар саны 22 % тәшкил итте. Барлыгы 58 кеше акланылган. 

Статистика буенча иң күп җинаятьләр саны - караклык - 24 %. Икенче урында накротиклар өлкәсендәге җинаятьләр һәм юл иминлеге кагыйдәләрен бозу. Шулай ук хезмәтне саклау, җенси иминлек, экология өлкәсендәге җинаятьләр саны арту тенденциясе бар. 

2019 елга максатлардан Илгиз Гыйләҗев суд турышларын аудио-протоколлауны атады. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында балаларны судларның яклавы әһәмиятен ассызыклады. "Ата-аналар үз бурычларын башкармаган очракта, балигъ булмаганнарны суд якларга тиеш. Республикадагы судлар эшчәнлегендә зур өлеш - алиментлар кайтару эшләре. Судларның хөкеме бу өлкәдә нәтиҗәле. Ышанам, бу категориядәге эшләр закон куйган кыска срокларда һәм принципиаль хөкем ителәчәкләр, бу балалар хокукы яклануны тәэмин итәчәк", - диде ТР Президенты. 

Ул искәрткәнчә, быел гыйнвар аенда пенсия системасында законнар үзгәреше гамәлгә керәчәк. Этаплап пенсия яшен арттыру карала, нәтиҗәдә эшләүче кешеләр саны артачак. Шуңа да бәхәсле вакыйгалар булырга мөмкин. Төп бурыч - гражданнарга дәүләт тәэмин итәторган гарантияләр үтәлеше, диде ТР Президенты. 

"Республикада җәмәгать хөкемдарларының эшен тиешенчә тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. 2014 елдан дөнья юстициясен үстерүдә программалы ысул кулланыла. 2014 елдан 2018 елга кадәр республика бюджетыннан ике миллиард сумга якын финанс бүлеп бирелгән, шулай ук 2019-2020 елларда аерым чараларны өстәмә финанслау турында карар кабул ителгән", - диде ТР Президенты.

Ахырда ТР Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.