Бүген Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев карады.
Искәртик, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы бүген Казанда агросәнәгать продукциясен җитештерү һәм экспортлауның пландагы күләмнәре турында киңәшмәне уздыра.
Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре күргәзмәсе Казан ратушасындагы залларның берсендә оештырылды. Аерым алганда, биредә «Агрокөч», «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Рацин», «Азбука сыра» һәм башка предприятиеләр продукциясе тәкъдим ителде.
РФ авыл хуҗалыгы министрын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий озата йөрделәр.
Киңәшмәдә Иде буе федераль округы төбәкләре, шул исәптән Мордовия, Удмуртия Республикасы, Киров, Пенза, Саратов өлкәләре җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнаша.