Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев: 2024 елга Идел буе федераль округы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны кимендә ике мәртәбә арттырырга тиеш

22.02.2019

2024 елга Идел буе федераль округы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны кимендә ике мәртәбә арттырырга тиеш. Бүген бу хакта авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру һәм Россия Федерациясе субъектларының экспорт потенциалын үстерү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмәдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры хәбәр итте.  

Киңәшмә Казан Ратушасында узды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Удмуртиядән, Мордовиядән, Марий Элдан, Чуаш Республикасыннан, Башкортостан Республиканнан, Оренбург, Пенза, Киров, Саратов өлкәләреннән вәкилләр, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Дмитрий Патрушев искәрткәнчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы  барлык федераль округларда да киңәшмәләр сериясе уздыра – тармак алдында куелган бурычка бәйле рәвештә АСК продукциясен экспортлауны арттыру. Бу чараларның максаты – экспорт күрсәткечләрен җитештерүне киңәйтү һәм арттыру буенча төбәкләр белән бергәләп бурычлар һәм карарлар эшләргә кирәк.

«Бүген Идел буе федераль округы АСК продукциясе җитештерү буенча Россиядә икенче урында. Безнең фаразлар буенча 2024 елда округ экспортны ике мәртәбәдән арттырачак: бүгенге 1,2 миллиардтан 2,8 миллиард долларга кадәр. Россия экспортының гомуми күләмендә Идел буе федераль округы өлеше шулай ук артачак һәм 6%тан артык тәшкил итәчәк», - диде Дмитрий Патрушев.

Дмитрий Патрушев хәләл  продукция җитештерүне үстерүнең кайбер Идел буе федераль округы субъектларында перспетивалы булачагын билгеләп үтте. 

Чыгышының азагында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев барлык куелган бурычлар үтәләчәк дип ышаныч белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.