Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: Экспортның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – хәләл продукция

22.02.2019

«Хәләл экспо» хәләл продукция еллык күргәзмәсен федераль мәйданчык итүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында узган киңәшмәдә тәкъдим  итте.

АСКның продукция җитештерү һәм экспорт буенча пландагы күләмнәре мәсьәләсе турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Удмуртиядән, Мордовиядән, Марий Элдан, Чуаш Республикасыннан, Башкортостан Республиканнан, Оренбург, Пенза, Киров, Саратов өлкәләреннән вәкилләр, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

«Мондый киңәшмәләр –  агросәнәгать комплексының һәм экспорт потенциалын киңәйтүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек, нәкъ менә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шундый бурычлар куйды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Авыл хуҗалыгы – Татарстан икътисадының төп тармакларыннан берсе, республиканың җыелма төбәк продуктының 13,3%ы авыл хуҗалыгына туры килә, азык-төлек сәнәгате белән бергә. Республика бу күрсәткеч буенча ил субъектлары арасында алдынгы урында бара, Идел буе федераль округында – беренче урында. Ул округның 9% уңдырышлы җирләрен били, республика аның җыелма авыл хуҗалыгы продукциясенең 19%ын җитештерә».

Берничә ел дәвамнда Татарстан сөт җитештерү буенча алдынгы урынны бирми. 

Татарстан – тышкы икътисадый эшчәнлектә дә актив катнашучы. 2018 елда республиканың сәүдәара әйләнеше 12%ка артты, 19,2 млрд. АКШ доллары тәшкил итте. «Төп өлеше – бу нефть тармагы, нефть химиясе, машина төзелеше продукциясе, әмма, безнеңчә, АПК потенциалы да зур», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Бүген Татарстан дөньяның 160дан артык иле белән эшли, чит илләрдә вәкиллекләрнең нәтиҗәле системасы оештырылган. «Без куелган бурычны үтәргә телибез – 2024 елга АСК продукциясен экспортлауны икеләтә арттырырга», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика экспортын үстерүнең төп драйверы – май-терлек мае продукциясе. Монда лидер – Казан май экстракциясе заводы («Нәфис» компанияләр төркеме).

Тармакның тагын бер лидеры – «Эссен продакшн» компаниясе, ул Россиядә майонез экспортлаучыларның иң эресе.

«Татспиртпром» компаниясе шулай ук экспорт күләмнәрен арттырырга әзер. 2018 елда компания экспорт күләмен 20%ка арттырды, ул үз продукциясен 24 илгә җибәрә.

Азык-төлек продукциясен экспортлауны үстерүнең төп юнәлеше – югары технологияле предприятиеләр ачу һәм булганнарын яңарту, авыл хуҗалыгы чималын тирәнтен эшкәртү, шул исәптән сөтне, итне, игенне, диде Татарстан Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда сөт җитештерүне арттыру буенча проектларны гамәлгә ашыру – 23 млрд. сумлык 24 проект, сөт заводларын  комплекслы модернизацияләү буенча – 5 проект.

«Татарстанда дуңгыз һәм кош итен эшкәртү мәсьәләсе тулысынча хәл ителде, якындагы 2-3 елда без мөгезле эре терлек итен 100 процент эшкәртергә телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу проектларның масштаблылыгын исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка әлеге проектларны ташламалы кредитлау программасына кертүне сорап мөрәҗәгать итте.   

«Экспортның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – хәләл продукция, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без ислам дөньясы илләре белән икътисадый багланышларны киңәйтү буенча актив эш алып барабыз».

Мәсәлән, Дубай экспорт үзәге, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Татарстанга хәләл продукцияне Ислам базарларына чыгару буенча белгечләр әзерләячәк.

Бүген Татарстанда хәләл продукциясе җитештерү буенча 47 предприятие аккредитацияләнгән. Алар бу продукцияне Россия базарына да чыгара. Халыкара базарга чыгу буенча халыкара сертификация алу өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп эшләргә кирәк, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан предприятиеләре Фарсы култыгы, Төркия, Казахстан илләре базарларына чыгалар инде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәләл базарның экспорт потенциалының нәтиҗәле мәйданчыгы «Россия – ислам дөньясы. Kazasummit» саммиты кысаларында «Хәләл экспо» еллык халыкара күргәзмәсе булды.   

«Бу – 60тан артык ислам дөньясы иле, һәм бу – безнең продукция турында сөйләргә, партнерларны чакырырга яхшы мөмкинлек. Хәләл җитештерү өлешендә илебез җитештерүчесенең югары потенциалын исәпкә алып, бу мәйданчыкны федераль мәйданчык итеп була», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Патрушевка.

Аннары Рөстәм Миңнеханов бөтенесен төбәк кооперацииясенә чакырды. «Без округның Вәкаләтле вәкиленнән бу мәсьәләдә субъектларга ярдәм күрсәтүен сорыйбыз», - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.