Рөстәм Миңнеханов Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге белән очрашты

03.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре  кысаларында узды.

Яклар Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

«Сезнең оешма хөкүмәтнеке түгел һәм Даниядә аграр сәясәт формалаштыруда зур роль уйный», - диде Рөстәм Миңнеханов, Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.   

Очрашуда шулай ук Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы вәкилләренең Татарстанга планлаштырылган эш сәфәре турында да сөйләштеләр. Бу визит быел июнь аенда булыр дип көтелә – Даниядән коллегалар киләчәк хезмәттәшлек өчен Татарстан мөмкинлекләрен өйрәнергә җыеналар.   

«Без сезнең оешма белән хезмәттәшлек итәргә телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең делегацияне Татарстан Республикасында күрүебезгә шат булачакбыз».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстан, Россиянең инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингындагы лидерларының берсе буларак, Россиядә сөт җитештерү буенча 1 нче урында бара һәм тотрыклы югары сыйфатлы чимал китереп торырга мөмкин.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәк агрохолдинглары эре масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда зур тәҗрибәгә ия.

Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советының Ветеринария буенча директоры Йенс Эббесен оешманың Россия белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләре булуы турында сөйләде.   

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы белән хезмәттәшлек итәргә тели. Сезнең тәҗрибә, сезнең технологияләр безнең өчен бик мөһим. Татарстан Республикасы Президенты  шулай ук билгеләп үткәнчә, репродуктив терлекчелек комплекслары булдыруда Дания коллегаларының тәҗрибәсе аеруча кызыклы.

Рөстәм Миңнеханов тиешле ведомстволарга Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы делегациясенең Татарстан Республикасына визитын әзерләү мәсьәләсен карарга кушты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.