Рөстәм Миңнеханов «Данфосс» җитәкчелеге белән алга таба хезмәттәшлек турында сөйләште

03.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Данфосс» компаниясе президенты Ларс Твин белән очрашты. Очрашу Копенгагенда узды. 

Без алга таба хезмәттәшлек итәргә һәм Даниянең ресурсларны саклау, нәтиҗәле энергетика стратегиясе өлкәсендәге тәҗирбәсен өйрәнергә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул исәкрткәнчә, бүген «Данфосс» компаниясе Татарстан территориясендә проектлар өчен техник мөмкинлекләр тәкъдим итә. Алар арасында 2008 елдан гамәлгә ашырыла торган күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау, үзәк җылылык пунктларын юк итү программалары бар.

«Данфосс» Татарстанның энергетика инфраструктурасын камилләштерү өчен кирәкле программа тәэмин ителешен эшли. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген тирән интеграция турында сөйләргә кирәк. Энергетика тармагына киләчәк белгечләр алдынгы компанияләрнең яңа технологияләре һәм материаллары турында хәбәрдар булсын өчен мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итү мөһим.

Аралашу барышында яклар «Данфосс» компаниясе җитештерүен локальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә җитештерелә торган җиһазларның 80 проценты Россиядә урнаштырылган.

«Данфосс» вәкилләре Татарстанны Россиядә алга таба үсеш алу өчен төп партнер буларак күрүләрен әйтте. «Без Татарстанның «Данфосс» компаниясенең үзенең цифрлы эшләнмәләрен гамәлгә ашырачак беренче төбәк булуын телибез», - диде компания президенты Ларс Твин. Ул акыллы челтәрләр проекты, аерым алганда, Чаллыда «акыллы җылылык челтәре»н гамәлгә кертү турында җентекләп сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан һәм Чаллы хакимияте, Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашында «акыллы җылылык челтәре» проекты буенча киңәшмә уздырырга кушты. Аның сүзләренчә, мондый проектлар челтәрләрдә җылылык бирелгәндә зур югалтулар булган шәһәрләр өчен актуаль. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.